“Кызлар җыры” – “АУЛАК ӨЙ - БАТТЛ”

         “Туган телләр  һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан, “Үз өем” электрон  журналының баш мөхәррире Сәрия Закирова җитәкчелегендәге “Кызлар җыры” – “АУЛАК ӨЙ - БАТТЛ”ның чираттагысы 12 апрель көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә уздырылды. Кунакларны балалар иҗаты йорты каршында эшләп килгән “Ләйсән” бию төркеменең “Халыклар дуслыгы” биюе белән каршы алудан башланды. Мичтә пешкән кайнар коймак белән авыз иткән арада укучылар “Чума үрдәк, чума каз” татар халык уенын уйнап, кунакларны татарча биеттеләр.  

         “АУЛАК ӨЙ –БАТТЛ” бәйгесендә шагыйрәләр командасына көндәш булып унынчы сыйныф укучылары катнашты. Бәйгенең шартлары буенча уенда катнашучылар татар әдәбиятын яхшы белергә, татар халкының гореф – гадәтләрен, халык җырларын белү зарури иде. Бу бәйгеләрдә безнең мәктәп укучылары үзләренең осталыкларын күрсәтеп 157 балл җыеп, җиңү яуладылар. Шагыйрәләр 127 балл җыйдылар. Бәйге бик күңелле атмосферада узды. Килгән кунаклар да, катнашучылар да канәгать калдылар.