“Бәхет сәламәт булуда – Бәхет түгел байлыкта”

         Кешенең иң зур байлыгы – саулык. Ул бәхетле озын гомернең нигезе. Аны әрәм – шәрәм итми, күз карасыдай кадерен белеп саклау – һәркайсыбызның изге бурычы.

         Сәламәтлек – бик тә популяр тема. Аның турында махсус фәнни хезмәтләрдә  дә, көндәлек матбугат битләрендә дә күп язалар. Дөньяда үзенең  сәламәтлегенә битараф караган кеше юк.

         7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлекне саклау көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, без югары сыйныф укучылары белән сәламәтлек сәгате уздырдык. Сәламәтлек сәгатендә сәламәт тормыш алып бару, аның кагыйдәләре, сәламәт булу өчен спорт белән шөгыльләнү  кирәклеген сөйләштек. Безнең мәктәптә волейбол, футбол, хоккей түгәрәкләре эшләп килә. Укучылар бу түгәрәкләрдә бик теләп йөриләр. Республика, район буенча узган ярышларда актив катнашып призлы урыннан яулыйлар. Бу уңышлар бер яктан мәктәпнең дәрәҗәсен күтәрсә, ә авылыбызда үсеп килгән яшь буынның сәламәтлеген ныгыта.

         Сәламәтлек сәгатендә “Всемирный день здоровья” дип исемләнгән презентация тәкъдим иттек. Бу презентациядә кешенең сәламәтлеген яхшырту буенча күп кенә киңәшләр бирелгән.

         8 апрель көнне уздырылган сәламәтлек сәгатендә  9 сыйныф укучылары (15 укучы) катнашты.