“Авылымның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге”

          21 апрель көнне без Россиядәге иң яшь бәйрәмнәрнең берсе – Җирле үзидарәләр көнен билгеләп узабыз. Россия президенты указы нигезендә 2012 елда гына билгеләп үтелә башласа да, аның тамырлары 1785 елларга ук барып тоташа. Бу еллардан “Шәһәрләр өчен түләү грамотасы” барлыкка килә.

         Җирле үзидарәләр авыл тормышындагы проблемаларны хәл итә. Бу бәйрәм шушы өлкәдә эшләүчеләрнең генә бәйрәме түгел, ә бәлки үзе яшәгән җирлекнең тормышы белән кызыксынган, аны кайгырткан һәр кешенеке дә.

         Үсеп килүче яшь буынны авылыбыздагы җирле үзидарәнең эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан без “Авылымның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” дип исемләнгән белешмәлек сәгате уздырдык. Белешмәлек сәгатендә авыл җирлеге башлыгы Фәхретдинов Рафаил Әгъзам улы катнашты. Рафаил Әгъзамович үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды. Укучыларның сорауларына җаваплар бирде.