“Каләме саф корычтан”

          Язучы-прозаик Нурислам Габдулла улы Хәсәнов 2021 елның 1 мартында 80 яшь тулды. Шул уңайдан без югары сыйныф укучылары белән “Каләме саф корычтан” дип исемләнгән әдәби кичә уздырдык. Кичә барышында язучының тормыш юлы белән таныштык, аның әсәрләреннән өзекләр укып, аларны анализладык.

         “Эшче сыйныф вәкиле буларак” Нурислам Хәсәнов шактый авыр юл үткән. Бер нәрсә бәхәссез, аның күргәннәре язучының холкын фигылен ап – ачык раслап тора. Нурислам шактый  үҗәт кеше, яхшы мәгънәсендә үҗәт. Аның шулай икәнлеген соңгы елларда матбугатта ясаган чыгышлары, публицистик материаллары, әдәби мәҗлесләрдә куәтләгән фикерләре раслый.