“Наркомания нәрсә ул: миф һәм чынбарлык”

         1 март көнне  югары сыйныф укучылары  өчен “Наркомания: миф һәм чынбарлык” дигән исемдә дәрес – уйлану булып  узды. Дәрес барышында  укучылар белән наркомания турында, наркотиклар турында сөйләштек.

         Наркомания буенча ясалган презентациягә күзәтү ясадык. Наркотиклардан саклану чараларын аңлаттык. Яшүсмерләр арасында бу начар юлга кереп китүчеләр бик күп була. Шуңа күрә дә мондый чаралар уздырып, аларны кисәтү безнең бурычыбыз. Мондый чаралар ярдәмендә алар наркотиклар турындагы белемнәрен тагын да ныгыталар. Һәм укып бетереп читкә чыгып киткәч тә безнең киңәшләребезне истә тотарлар дигән теләктә калабыз.

         Чыннан да укучыларның  үз-үзен тотышы бүген күпләрне борчый. Җәмгыятебездә киң тамыр җәйгән наркомания кешедә булган кимчелекләр, фикерли, уйлый белмәү нәтиҗәсендә яшәп килә.Наркотик татарчага тәрҗемә иткәндә “йокы китерүче” мәгънәсен аңлата.Аның кешелеккә китергән зыянына тиңнәр юк, чөнки ул берьюлы өч буынны юк итә. Наркотик кулланучының гомер озынлыгы бик кыска, шуңа да ул гаилә корып яшәргә өлгерә алмый кала. Аларның әти-әнисе балаларының тайгак юлга кереп китүләрен авыр кичерә. Бу кайгыдан аларның да гомере вакытыннан алда өзелә. Наркотиклар белән дуслашуның төп сәбәбе тормышта очраган авырлыкны җиңә белмәү, җиңел яшәргә тырышу, мөстәкыйльлек булмау яки ниндидер матур сүзләргә ышанып яңа дуслар табу, аларга ышану.