“Телләр төрле безнең, теләкләр бер – Бәрәкәтле булсын Идел – йорт!”

        1999 нчы елның ноябрендә Бангладеш тәкъдиме буенча ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКО әгъзалары булган илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Шул елдан алып һәр ел безнең Татарстанда туган тел көне билгеләп үтелә.

         Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була. Шуларның берсе, аның туган теле. Ул – кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр яши.

         Кеше дөньяга беренче аваз салуга, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә “балам” дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый.

         19 нче февраль көнне без югары сйныф укучылары белән

әдәби кичә уздырдык. Соңгы арада телебезгә карата кылынган рәнҗетүләр турында, милләтне яшәтер өчен иң беренче чиратта туган тел кирәк булуы турында сөйләштек. Очрашуның икенче өлешендә “Минем туган телем – татар теле” дигән исемдә викторина уздырдык. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан китапханәдә эшләп килүче  “Сөйләшсәк тә төрле телләрдә, без яшибез дуслык илендә” дигән исемдәге китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык.