“Сугыш уты белән өтелгән яшьлек”

Һәр ел саен февраль уртасында безнең авылда бик матур очрашу кичәсе уза. Бу матур традиция 15 нче февральдә  Әфган җирлегеннән Совет солдатларын чыгару уңаеннан бара. Чөнки безнең авылда бүгенге көндә алты “әфганчы” яши, ә авыл җирлегенә кергән авылларда барлыгы 16 “әфганчы”. Бүгенге көндә бу егетләр бер йодрык булып, дус, тату яшиләр. Җитәкчеләре  Салихҗанов Рашат ел саен февраль җитүгә туплап бакыйлыкка күчкән иптәшләренең каберләренә зыраят кылалар. Районда һәм авылларда үсеп килүче яшь буын белән очрашалар.

          Быел да бу матур традиция дәвам итте. 12 февраль көнне Яңа Кенәр авыл җирлегенең “әфганчылары” мәктәпкә патриотик очрашуга җыелдылар. Очрашуның беренче бүлеге сыйныфларда узды. Әфганчылар сыйныфларга таралышып укучылар белән очраштылар, аларга үзләренең Әфган җирендәге хезмәтләре турында сөйләделәр. Очрашуның икенче бүлеге мәктәпнең актлар залында “Сугыш уты белән өтелгән яшьлек” дип исемләнгән әдәби – музыкаль салон белән дәвам итте. Кичә барышында “әфганчыларны” Яңа Кенәр урта мәктәбе директоры Гайфуллин Ә.Ә., авыл җирлеге башлыгы Фәхретдинов Р.Ә., хәрби тәрбия бирү укытучысы Габдрахманов В.В., үзләренең матур теләкләрен җиткереп, бәйрәм белән котладылар. Ә инде укучылар тарафыннан яңгыраган матур җырлар, дәртле биюләр безнең кичәбез кунакларының кәефләрен тагын да күтәрделәр. Кичәне алып барды китапханәче Нәбиева Гөлшат һәм тәрбия завучы Хәнәфиева Сөмбелә.