“Сөйләшсәк тә төрле телләрдә, без яшибез дуслык илендә”

9 нчы февраль көнне Яңа Кенәр авыл җирлегенең хисап җыелышы узды. Без, китапханәчеләр, ел саен хисап җыелышнда китап күргәзмәсе белән катнашабыз. Быел “Сөйләшсәк тә төрле телләрдә, без яшибез дуслык илендә” дип исемләнгән китап күргәзмәсен тәкъдим иттек. Бу күргәзмә Республикабызда игълан ителгән туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган. Авыл халкына һәм районнан килгән кунакларга үзебезнең туган телебез татар теле турында сөйләдек.