“Туган телем – иркә гөлем, Киңдер сиңа күңел түрем”

2021 ел президентыбыз тарафыннан Татарстанда  “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан, китапханәләрдә, мәктәпләрдә һәм музейларда туган телгә багышланган чаралар башланып китте.

5 нче февраль көнне безне, авылыбызда эшләп килүче “Төбәкне өйрәнү музее” җитәкчесе Латыйпова Раимә һәм балалар иҗат йорты каршында эшләп килүче “Невада” бию төркеме җитәкчесе Нуриева Гөлчәчәк, туган телгә багышланган бик матур әдәби кичәгә чакырдылар. Кичә барышында без үзебезнең туган телебез – татар теле турында сөйләштек. Без, китапханәчеләр, бу кичәдә “Сөйләшсәк тә төрле телләрдә, Без яшибез дуслык илендә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән катнаштык. Туган телебез, аның кирәклеге, аны саклау турында чыгыш ясадык. Интернат мәктәптә татар теле укыткан Вафин Фәрит укучылар белән тел турында сөйләште. Укучылар тарафыннан яңгыраган туган телгә багышланган шигырьләр, матур җырлар әдәби кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде. Әдәби кичә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.