Гомерләр заяга узмаган

28 гыйнвар көнне китапханәдә бик матур, җылы очрашу булды. Без китап укучыларыбызны үзешчән язучы Рузалия апа Насыйбуллинаның “Гомерләр заяга узмаган” дип исемләнгән китабы белән таныштырып, китап герое гомерен халыкка мәдәни хезмәт күрсәтүгә багышлаган, элеге эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын салган кеше  Раузалина Фатыйх кызы Әминова белән очраштык. Кичәдә Раузалина апаның катлаулы тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныштык. Шулай ук, кичә барышында Раузалина апаның апасының кызы Рәмзия үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Яңа Кенәр авылы мәдәният йортының элеккеге директоры, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Галимуллин Җәүдәт Раузалина апа белән эшләгән чакларын искә төшереп, китап турында үзенең фикерләре белән уртаклашты. Арча районы ветераннар советы рәисе Рәмзия апа китап турында, героебыз турында матур фикерләрен җиткерде. Яңа Кенәр ветераннар советы рәисе Сабиров Габделбәр, кичәгә килгән авылдашларыбыз Акбитова Гөлсинә, Файзрахманоова Әлфия, Садыйкова Алфинур үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр. Үзешчәннәребез Файзрахманов Илдар, Карпова Гөлчәчәк, Илхам Вәлишин үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Ә кичәбезнең иң матур өлеше Раузалина апаның тамашачыларга үзенең  матур җырларын бүләк итүе булды. Арчабыз сандугачы Расих Галимҗановның китап тәкъдир итү кичәсендә матур җырлары белән катнашуы безнең өчен иң зур бүләкләрнең берсе булды.