“Сугыш хатын-кыз күзлегеннән тагын да куркынычрак тоела”

Сугыш-хатын-кыз эше түгел. Шуңа да карамастан, үз Ватанын яклап чыккан Совет хатын-кызлары фашизмны Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керттеләр. Алар төрле гаскәрләрдә хезмәт иткән - күбесе госпитальләрдә, элемтә бүлекчәләрендә һәм юл гаскәрләрендә. Заводларда, госпитальләрдә, транспортта, кырда. Алар батырлыкка әзер иде, әмма армиягә әзер түгел иде, һәм аларга сугышта бәрелешергә туры килде, бу алар өчен көтелмәгән хәл булды. Армия дисциплинасы, солдат формасы, авыр физик йөкләмәләр-болар барысы да алар өчен авыр сынау булды.

Коточкыч сугыш юлыннан узган һәм үзенең җилкәләрендә күтәргән хатын – кызлар турында әдәбиятта бик күп әсәрләр язылган. “Сугыш хатын-кыз күзлегеннән тагын да куркынычрак булды” дип исемләнгән виртуаль фото күргәзмәдә без, шул китапларның кайберләрен тәкъдим итәбез. Бу китапларда сугыш вакытындагы япь – яшь кызларның батырларча дошманга каршы көрәшүләре язылган. Бу китапларны укыганнан соң без кабат җиңүнең җиңел генә килмәгәненә инанабыз.