“Татарлар: гамәл стратегиясе”

19 гыйнвар көнне, Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы узды. Чара «Zoom» элемтәсе ярдәмендә оештырылган иде. Бу утырышта без дә “Zoom” аша катнаштык.

Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның сәләмләвеннән башланып китте. Милли Шура рәисе әлеге чараның “Татарлар: гамәл стратегиясе”н тормышка ашыру кысаларында оештырылуын әйтте һәм көн тәртибендәге бердәнебер мәсьәлә — 2021 елның апрель аенда узачак Россия Федерациясендә халык санын алуга әзерлек булуын ассызыклады.