“Халкың өчен олуг эшләр кылсаң, Олылыйдыр туган җирең дә”

       Соңгы елларда иҗади активлыгы белән аерылып торган шагыйрьләрнең берсе булган, якташыбыз Хәнәфи Бәдигыйга 13 январь көнне 80 яшь тулган булыр иде. Кызганычка каршы ул бик иртә һәм вакытсыз безнең арадан бакыйлыкка күчте.

         Хәнәфи Бәдигый шигърияте беренче чиратта күпъяклы булуы белән игътибарны үзенә жәлеп итә: анда мәхәббәт һәм патриотик лирика юмор – сатира белән бербөтен булып үрелә.

         Хәнәфи аганың якты истәлегенә, аның юбилей көнендә без, китапханәдә, “Халкың өчен олуг эшләр кылсаң, Олылыйдыр туган җирең дә” дигән исемдә китап күргәзмәсе төзеп китап укучыларыбызга тәкъдим иттек. Аның “Мөмкин түгел” дигән шигырен укып, инстаграм битләрендә дә яктырттык.