“Без мәңгелек туган җир белән”

             Татар әдәбиятына гаҗәеп үзенчәлекле байлык алып килгән, үз юлы, үз тавышы булган күренекле татар язучысы, якташыбыз Гомәр ага Бәшировның тууына гыйнвар аенда 120 ел булды. Бу истәлекле датаны без “Без мәңгелек туган җир белән” дип исемләнгән тарихи кичә белән билгеләп үттек. Тарихи сәяхәт язучының иҗаты буенча барды. Сәяхәт барышында аның барыбызга да таныш “Намус”, “Җидегән чишмә” романы, “Туган ягым – яшел бишек” повесты һәм башка бик күп әсәрләрен искә алдык, аларга анализ ясадык.  Кайсы гына әсәрен алма Гомәр ага туган ягы, аның матур табигатен тасвирлаган. Аның әсәрләре аша без туган җирнең ни кадәрле  кадерле һәм газиз булганына төшенәбез.