“Һөнәрләр илендә”

            Татар халкы элек–электән хезмәт сөючәнлеге белән дан тоткан. Балаларны да кечкенәдән эшкә өйрәткәннәр, башкаларның хезмәтенә хөрмәт тәрбияләгәннәр. Әйләнә-тирәбезгә күз салсак, бөтен нәрсә хезмәт нәтиҗәсе: биек-биек йортлар, акыллы машиналар, табыннарыбызга ямь бирүче икмәк, өстебезгә кигән киемнәр... Болар барысы да- кемнәрнеңдер хезмәт җимеше. Гадәти әйберләр булса да, һәрберсе кирәк. Чыннан да, үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган, нинди дә булса һөнәр сайламаган кешегә яшәү кызык түгелдер ул. Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба ала.

            Безнең китапханәдә һөнәр сайлау буенча төрле темаларны үз эченә алган очрашулар  гел уздырылып килә. “Һөнәрләр илендә” дип исемләнгән виртуаль кичәдә без һөнәр сайлау буенча видеоролик тәкъдим иттек. Һөнәр сайлаганда нинди киңәшләргә колак салырга кирәк, ни өчен һөнәр сайлаганда җитди карарлар кабул итү мөһим – болар турында безнең видеороликта бик тә гади итеп аңлатма бирелгән. Югары сыйныф укучылары өчен киләчәктә бу видеоролик зур ярдәмлек булыр дип ышанып калабыз. Видеоролик китап ханә (https://vk.com/id353536404

https://www.instagram.com/novokinerskaiasel/ ) сайтларында  тәкъдим ителде.