“Ак җилкәндә, ак күңел”

          Такташ – татар шигъриятенең алтын баганаларының берсе. Узып баручы егерменче гасырның давыллы вакыйгалары казанында кайнаган бу олы шагыйребез халык күңелендә мәңгегә урын алды. Җанында Такташ яшәмәгән, кабатланмас бу шәхеснең көчле рухы һәм моңнары белән сихерләнмәгән милләттәшләребез сирәктер.

         2021 елның гыйнвар аенда шагыйрь Һади Такташның тууына 120 ел. Бу матур датаны без китапханәдә “Ак күңелдә, ак җилкән” дип исемләнгән кичә белән билгеләп уздык. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган материаллар белән тупланган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Яшүсмерләр күргәзмә буенча кроссворд чиштеләр. Барыбызга да яхшы таныш булган “Мәхәббәт тәүбәсе”, “Мокамай”, “Киләчәккә хатлар” әсәрләрен кабат искә төшереп, анализладык.