“Буктрейлер – китап укуга хәйлә”

        Без, китапханәчеләр, замана белән алга барырга тырышабыз. Хәзер безгә китапханәдә китап биреп кенә утыру түгел, ә алга киткән технологияләрне эшебездә кулланып, үзебезнең эшебезне рекламалау да сорала. Шундый яңа эш алымнарының берсе буктрейлер ясау булып тора. Бу эшне әле без ике генә ел элек үзебезнең эшчәнлектә куллана башлауга карамстан, буктрейлерлар ясап бик күп бәйгеләрдә катнаштык инде.

         Үсеп килүче яшь буынны да бу эш белән якыннанрак таныштыру максатыннан китапханәдә “Буктрейлер – китап укуга хәйлә” дигән исемдә остаханә уздырдык. Остаханә барышында без иң элек аның методикасы белән таныштырдык. Без инде китапханәдә эшләүчеләр һәр уздырган чараны китап белән бәйләргә тиеш булганлыктан, китаплар буенча буктрейлер ясау серләренә төшендердек. Буктрейлер ясауны кайдан башларга, нинди кагыйдәләргә игътибар итәргә кирәк, китапка буктрейлер ясау безгә нигә кирәк һәм башка шундый сорауларга җаваплар эзләдек. Үзебез ясаган буктрейлерларны күрсәттек һәм аларга анализ ясадык.