Яңа елны көткәндә.

Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым. Һәм менә шул бер адымда – әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк.

         “Яңа елны ничек каршы аласың елың шулай узар” - дигән халык әйтеме бар. Безнең авылда Яңа елны бик матур, күңелле итеп каршы алу традициясе бар. Чөнки безнең авылда 31 нче декабрь кичендә халык телевизор каршында утырмый, ә мәдәният йортына ашыга. Чөнки бу көнне бездә ел саен Яңа елны каршы алу кичәсе уза. Быел илдә барган вазгыять аркасында без барыбыз да көтеп алган бәйрәмне ачык һавада, мәдәният каршында уздырырга мәҗбүр булдык. Әмма дә ләкин күңелебезне төшермәдек матур уеннар, җыр – биюләр белән яңа елны каршы алдык. Яңа ел тамашасы үзешчән артистларыбызның, кунак җырчыларыбызның матур җырлары белән үрелеп барылды.