“Яңа ел – һәр йортка”

                Балалар да, олылар да түземсезлек белән көткән бәйрәм –Яңа ел бәйрәме якынлаша. Бу көннәрдә әйләнә тирәдә ниндидер бер матур ыгы – зыгы, күтәренке кәеф хөкем сөрә. Бар борчу, мәшәкатьләрне читкә куеп халык бәйрәмгә хәзерләнә: өйләрне бизиләр, якыннарына, дусларына бүләкләр әзерлиләр. Арабызда бу матур мәшәкатьләр белән үзләре шөгылльәнә алмаган сәламәтлекләре чикле булган кешеләр дә бар бит әле. Андыйларның тәннәре генә түгел җаннары да китек була. Бәйрәм вакытында үзләрен ким күрмәсеннәр, тулы хокуклы гражданнар икәннәренә инансыннар дигән максат белән “Яңа ел – һәр йортка” дип исемләнгән Бөтенроссия яңа ел акциясе старт алды.  Бөтенроссия яңа ел акциясе кысаларында без, сәламәтлеге чикле булган авылдашларыбызның хәлләрен белешеп, якынлашып килүче яңа ел белән котладык. Фотода авылдашыбыз Галлямова Алия кечкенә кызы Лилия белән Кар кызыннан бүләк алалар.