“Серле Кыш бабайдан бүләк”

              Безнең Яңа Кенәр авылында китап укырга яратучы яшүсмерләр бик күп. Уздырган масса – чараларда катнашып та, үзләре аерым китапханәгә килеп тә мәктәп укучылары китап һәм газет – журналлар укырга яраталар. Иң күп китап укучыларны без, уку елы ахырында уздырылган тантаналы линейкаларда котлап, аларга рәхмәт хатлары өләшәбез. Ә быел без бу матур традициягә аз гына үзгәреш кертеп, яңа ел якынлашып килгәндә  иң күп китап укучыларыбызны  “Серле Кыш бабай” Бөтенроссия Яңа ел акциясе кысаларында “Рәхмәт хатлары” белән бүләкләдек.