“Җирдә балкыган йолдыз”

          Язмышлар… Адәм балалары нинди генә язмышлар аша үтми. Һәр  кешенең үз язмышы, шуңа да: “Язмышыңа ни язылган булса, шул булыр,”- диләр. Язмыштан узмыш юк. Гомер юлы да һәркемнең үзенчә. Тарихларга кереп калган, онытылмый торган кешеләр бар. Кеше Ходайдан бирелгән илаһи көче белән тормышында зур биеклекләргә күтәрелә дә аерым бер өлкәдә йолдыз булып яна башлый. Шундый йолдызларның берсе безнең авылда, безнең янәшәдә яши. Ул – Социалистик Хезмәт Герое, укытучы – ветеран, авылдашыбыз Габдрахманова Стелла Зәки кызы.

         9 декабрь – Ватаныбыз геройларын барлау көне. Шул уңайдан без, “Сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр интернат мәктәбе”ндә тәрбияләнүчеләр өчен китап укучылар конференциясе уздырдык. Конференциядә Стелла Зәкиевнаның тормыш юлына багышланган “Акланган өметләр” китабы буенча сөйләштек. Китапта урын алган мәкаләләрдән өзекләр укыдык. Укучылар безнең белән янәшә яшәгән геройның шундый матур узган тормыш юлы турында зур кызыксыну белән тыңладылар. Герой өчен горурланыуларын белдерделәр. Шулай ук, укучыларны китапханә  һәм аның эшчәнлеге белән таныштырдык.