“Кайсыгызның кулы җылы,бәйлисе бар йөрәкне”

       Татар поэзиясенең классик шагыйре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Хәсән Туфан – фаҗигале һәм бәхетле язмышлы шагыйрь. Х.Туфан, тормыш һәм иҗат юлында нинди генә каршылыкларга очрамасын, бервакытта да туган җиренә, халкына һәм поэзиягә булган тирән ышанычын югалтмый. Аның халык әдәбиятына нигезләнгән иҗаты, татар классик поэзиясенең традицияләрен алга таба үстереп һәм киңәйтеп, үзенә бер шигъри дөнья булып формалаша. Ул татар шигырен яңа эчтәлек, яңа ритмик ачышлар, лирик композициянең, строфа төзүнең классикага әверелердәй яңа үрнәкләре белән баета.

         Шагыйрьнең 120 еллык юбилеен без, “Мәрхәмәтлелек үзәгендә” ял итүчеләр белән искә алдык. “Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне” дип исемләнгән әдәби сәгатьтә без шагыйрьнең катлаулы тормыш юлын һәм иҗатын барладык. Аның барыбызга да таныш булган шигырьләрен һәм поэмаларын укып, исебезгә төшердек. Аларны анализладык.