“Исемең - билгесез, батырлыгың - үлемсез”

           3 декабрь көнне илебездә сугыш кырларында ятып калган, исемнәре билгеле булмаган батырларны искә алу көне. Бу уңайдан без китапханәдә “Исемең - билгесез, батырлыгың - үлемсез”  дигән исемдә билгесез солдат көненә багышланган хәтер сәгате уздырдык.  “Бессмертный подвиг солдата”дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзеп, китап укучыларга тәкъдим иттек. Хәтер сәгатендә күргәзмәдә урын алган китаплардан өзекләр укылды, билгесез солдатлар кемнәр алар, аларны кайдан эзләргә кирәк һәм башка шундый сораулар буенча фикер алыштык.