“Якын кешеңне югалтма”

            Җир шарында көн саен кимендә берничә мең кеше югалып тора. Күп вакыт бу балалар һәм өлкән яшьтәге гражданнар була. Югалу очракларының сәбәпләре күп төрле булырга мөмкин. Яшүсмерләр арасында нинди югалу очраклары булырга мөмкин, әгәр син адашсаң яки ниндидер сәбәпләр белән югалсаң нишләргә кирәк, яки синең туганың, якын дустың югалса нишләргә, нинди киңәшләрне истә тотарга кирәк  кебек сорауларга җавап эзләү өчен без югары сыйныф укучылары белән “Якын кешеңне югалтма” дигән исемдә белешмәлек сәгате уздырдык. Белешмәлек сәгатендә укучылар белән алда искә алынган сорауларны анализладык, аларга җаваплар эзләдек.