“Зур сугышның кечкенә батырлары”

           Максаты: Укучыларда Бөек Ватан сугышының яшь геройлары белән таныштыру; Бөек Ватан сугышы елларында пионерларның хезмәт батырлыгы турында истәлек – хатирәләрне барлау; патриотик һәм Ватанга карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.

           23 ноябрь көнне китапханәдә уздырылган батырлык сәгатендә без  укучыларны “Бөек Ватан сугышының яшь геройлары” дип исемләнгән китаплар сериясе белән таныштырдык. Укучылар Татарстан ветераннары – Бөек Җиңү хакына хезмәт иткән сугыш чоры балаларының истәлекләреннән өзекләр белән таныштылар, “Дети - герои Великой Отечественной войны” дип исемләнгән батыр пионерлар турында ясалган слайд – презентация белән таныштылар. Кызыл Армияне азык – төлек белән тәэмин итү вазыйфаларын ныгып та җитмәгән җилкәләрендә күтәргән сугыш чоры балаларына багышланган шигырьләр тыңладылар.