“Терроризмга каршы бергәләп көрәшик”

        Максат: укучылар арасында бердәмлек, татулык һәм мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү; укучыларда патриотик хис тәрбияләү; үз – үзеңне саклау кагыйдәләрен һәм якыннарыңның куркынычсызлыгын кайгыртырга өйрәтү.

         Соңгы берничә елда илебезнең төрле төбәкләрендә, төрле почмакларында, төрле авырлыкларда террористлар тарафыннан һөҗүм итүләр булып тора. Бу кешелек өчен гаять зур сынау. Террористларга каршы көрәшү, аларның һөҗүмнәрен булдырмау безнең уртак бурычыбыз. Кеше ялгызы гына бу афәткә каршы тора алмый. Шуңа күрә дә без, барыбыз бердәм булып терроризмны юк итәргә тиеш.

         “Терроризмга каршы бергәләп көрәшик” дип исемләнгән белешмәлек сәгатендә без, урта мәктәп укучылары белән  терроризмның ни дәрәҗәдә кешелеккә йогынты ясавы турында әңгәмә кордык. Укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәттек. Урамда һәм өйдә ялгыз булганда нинди кагыйдәләргә таянырга кирәклеген ачыкладык. Ситуацияләр анализладык. Без анализлаган бу ситуацияләр нинди нормаларны боза, шулар турында сөйләштек.

         Китапханәдә “Мир против терроризма”  дип исемләнгән күргзмә эшли. Күргәзмәдә урын алган китапларда һәм материалларда  терроризм турында файдалы мәгълүматлар тупланган. Очрашу барышында укучыларны да аның белән якыннан таныштырдык.