“Хәрәкәттә бәрәкәт”

            Көзге каникул чорында, балаларның сәламәтлеген кайгыртып без, укучылар белән хәрәкәтле уеннар уйнадык. Иң элек хәрәкәтле уеннарга нинди уеннар керә, татар халкының милли уеннары турында сөйләштек. Халкыбызның “Капкалы”, “Йөзек салыш” һәм “Энә, җеп, төен” уеннарын уйнарга тәкъдим иттек. Бу уеннар  балаларда зур кызыксыну уятты. Уеннарны уйнап көнебезне файдалы да, күңелле дә үткәрдек.
           Хэзерге заманда безнең балалар кечкенэ яшьтэн үк интернет белән чиксез мавыгып , урамда иптэшлэре белэн бергэ хәрәкәтле уеннарны уйнауны онытып баралар яки белмилэр. Мондый уеннар уйнатып, киләчәктә сәламәт буын тәрбияләү безнең төп максат.