“Армия – тормыш мәктәбе”

             Әле кайчан гына “повестка” дигән сүзне ишетүгә үк дер калтырап, куркып торган булсалар, хәзер заманалар үзгәрде. Бүген яшьләр арасында армиягә барып хезмәт итеп кайту кабат “модага” әйләнде. Әйе, армия сафларында хезмәт итеп кайту безнең илдә һәрбер егетнең изге буорычы санала. Чөнки  армия ул – тормыш мәктәбе. Иң беренче армия мөстәкыйльлеккә өйрәтә, тәртипкә кертә һәм армиядән кайтканда инде егетләр сабыйлык чорыннан чыгып җитлегеп, акыл туплап кайталар.

         “Армия – тормыш мәктәбе” дип исемләнгән кичәдә без, яшүсмерләр белән армия хезмәте турында сөйләштек. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Сабиров Радик укучыларга үзе хезмәт иткән чордагы армия тормышын сөйләде. Шулай итеп, укучыларыбыз ике чорның армиясен чагыштырганнан соң, бүгенге көн армиясен сайладылар. Шулай ук, бу кичтә без, егетләр белән контракт буенча хезмәт итүнең өстенлекләре турында фикер алыштык.