“Гүзәл туган җирем”

               Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителә. Әлеге Конституция, Татарстан Республикасының күпмилләтле халкы һәм татар халкы ихтыярын чагылдырып, кеше һәм  граждан хокукларының һәм ирекләренең өстенлеген гамәлгә ашыра, халыкларның гомумтанылган үзбилгеләнү хокукына, аларның тигез хокуклылыгы, ихтыяр белдерүнең иреклелеге һәм бәйсезлеге принципларына нигезләнә, тарихи, милли һәм рухи традицияләрнең, мәдәниятләрнең, телләрнең сакланып калуына һәм үсешенә, гражданнар татулыгын һәм милләтара килешүне тәэмин итүгә ярдәм итә, федерализм принципларында демократиянең ныгуы, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше, Россия Федерациясе халыкларының тарихи барлыкка килгән бердәмлеген саклап калу өчен шартлар тудыра. 

         6 ноябрь көнне, без, Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгән көнне зурлап бәйрәм итәбез. Шул уңайдан, китапханәдә “Хаклык кайда яши” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Ә урта  мәктәп укучылары белән уздырылган “Гүзәл туган җирем” дип исемләнгән тематик кичәдә, без, республикабыз тарихы, дәүләт символлары һәм аның бөек шәхесләре турында сөйләштек.