“Шәхесләрдә Арча тарихы”

           21 октябрь көнне “Казан арты” “Арча тарих – этнография музее”нда СССРның мәгариф отличнигы, РСФСРның атказанган укытучысы, Халык мәгариф отличнигы, авылдашыбыз Халитов Рәгыйб Усман улын искә алу кичәсе уздырылды. Бу кичәдә без Рәгыйб Усмановичның авылдашлары һәм укучылары буларак катнаштык.  Очрашуда Рәгыйб Усманович һәм аның эшчәнлеге белән бәйле бик күп хатирәләр, тарихи истәлекләр яңартылды. Музейда төзеп куелган “Хезмәткә хөрмәт” дип исемләнгән фото – күргәзмә белән таныштык.

           Кичә бик матур, җылы мохиттә узды. Без кенәрлеләр шундый олы шәхесләрнең безнең авылда яшәве белән горурланабыз.