“Сәламәтлек иленә сәяхәт”

           “Мәрхәмәтлелек үзәгендә” ял итүчеләр белән без төрле темаларга очрашулар уздырып торабыз. Илдәге вазгыятьне искә алып, чираттагы очрашуның темасын сәламәтлеккә багышладык. “Сәламәтлек иленә сәяхәт” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим иттек. Бүгенге көндә бу тема бик актуаль, шуңа күрә дә безнең авылыбыз кунаклары күргәзмәдәге китаплар турында игътибар белән тыңладылар.

         Шулай ук, очрашу барышында  китапханә белән, анда килгән журналлар белән яңа кайткан китаплар белән таныштырдык.