“Алтынга манылган гомер көзләре”

              Алтын көз... Күп кенә олы кешеләр үзләренең тормышларын менә шушы  ел фасылына тиңлиләр. Һәр ел  фасылының үз матурлыгы: кыш безне аклык-сафлыгы белән куандырса,яз яшеллеге,җәй җылы кояшы,матур чәчәкләре белән шатландыра, көз  үзенең мул уңышы белән күңелләрне сөендерә. Менә кеше тормышында да шулай буладыр. Яшьлек - өмет һәм мәхәббәт белән тулы чор. Өлкән еллар-иҗади көчләрнең чәчәк атуы, балалар һәм оныклар турында кайгырту чоры.

         Яңа Кенәр авылында өлкәннәр ункөнлеге мәдәният йорты каршында авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән “Алтынга манылган гомер көзләре”дип исемләнгән онлайн бәйрәм концерты белән башланды. Бу кичәдә без өлкәннәребезгә йөрәк түрләреннән чыккан җылы, матур теләкләребезне юлладык. Үзешчәннәребез үзләренең иң яратып җырлаган җырларын бүләк иттеләр.