“Калфаклы сандугач”

          Быел без, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан китап укучыларыбызны республикабызның бөек шәхесләре белән таныштырабыз. Бу эшне без “Ямьле Кенәр буйлары” дип исемләнгән урам концертларында оештырдык. Чираттагы урам концертында халкыбызның бөек моң иясе, “калфаклы сандугачы” Сара Гариф кызы Садыйкованың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдык.

         Сара Садыйкованы табигать илаһи җыр остасы итеп яраткан. Олы талант бер гади татар кызына драма һәм опера театрлары сәхнәсенә юл яра, аны мәшһүр җырчы һәм татар халкын берсеннән – берсе матур җырлары белән куандырган данлыклы композитор итә. Аның җырлары төрле – төрле, әмма барысы да күңелгә якын. Аларны сәхнәдән дә, өйдә дә җырлыйлар, ул җырларга матур итеп бииләр дә.

         Кичә барышында без, укучыларыбызны Сара Садыйкованың тормыш юлы белән якыннан таныштырдык, аның иҗатын барладык. Сара апа иҗат иткән җырларны үзешчәннәребез җырлаганда тыелып кала алмадылар, тамашачыларыбыз да кушылып җырлап утырдылар.