“Кәвешче” һәм “Энә, җеп, төен”

         Август аенда республикабызда “УенФест” фестивале уздырылды. Фестивальнең максаты балаларга милләтебезнең гореф – гадәтләрен өйрәтү; татар халык уеннары белән таныштыру; сәламәтлекләрен ныгыту иде.

         Без бу проект кысаларында балалар белән “Кәвешче” һәм “”Энә, җеп, төен” дип исемләнгән татар халкының хәрәкәтле уеннарын уйнадык. Бу уеннарны без китапханәгә килүче “Түгәрәк уен” журналыннан алдык. Иң элек балаларны бу журнал белән, аның рубрикалары белән таныштырдык. Аннан соң без хәрәкәтле уеннар турында сөйләштек һәм бик күңелле итеп уеннарны уйнадык. UenFest хештегы белән уеннарның видеоларын инстаграм һәм в контакте челтәрендә яктырттык.