"МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" көзге мәрхәмәтлелек атналыгы

         Ел саен без, китапханәчеләр, мәрхәмәтлелек атналыгында үзебездән өлеш кертергә тырышабыз. Акция кысаларында тәкъдим ителгән эшләрдә катнашабыз.

         8 сентябрь көнне, “Игелекле эшләр көне” девизы астында, авылыбызда эшләп килүче “Мәрхәмәтлелек үзәгендә” ял итүчеләр өчен “Игелек кылыйк һәркөнне” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә уздырдык. Кичә барышында Флера Баязитованың “Гомернең өч туе” дип исемләнгән китабы белән таныштырдык. Бу китапта гасырлар тирәнлегеннән безнең көннәргәчә килеп җиткән һәм татар халкы яшәгән төрле төбәкләрдән җыелган, гаилә йолаларына караган материаллар тупланган. Үзешчәннәребез тарафыннан яңгыраган матур җырлар ял итүчеләрнең кәефен тагын да күтәрде.

         10 нчы сентябрь көне “Мәрхәмәтле җир” девизы белән узды. Без елдагыча Мәдәният йорты артындагы Ленин бакчасы дип йөртелгән бакчаны җыештырдык. Бу бакчаны без һәрдаим җыештырып торабыз. Авылыбызның чисталыгы иң элек үзебездән тора.