“Синең хокук – синең бурычларың”

        10 сентябрь көнне уздырылган “Синең хокукларың – синең бурычларың” дип исемләнгән хокукый ринг алда торган призедент сайлауларына багышланды.

         13 сентябрь көнне без Татарстан призеденты һәм муниципаль җирлеккә депутатлар сайлыйбыз. Бу очрашуда без бу сайлауларны ничек күз алдына китерәбез, сайлаучының нинди хокуклары һәм бурычлары бар икәне турында сөйләшеп, фикер алыштык. Республикабызны һәм үзебезнең тормышны кем кулына тапшырабыз. Ул “кулның” ни дәрәҗәдә ныклы һәм ышанычлы булуы турында сөйләштек.

         Очрашуда катнашучыларны китапханәдә эшләп килгән “Сайлауларны каршылап” дип исемләнгән эшлекле хәбәрләр почмагы белән таныштырдык. “Мин – сайлаучы” дип исемләнгән интерактив уен уйнадык. Бу очрашудан сайлаучылар үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында өйрәнеп таралыштылар.