“Терроризм – кешеклекнең иң куркыныч дошманы”

         Максат: укучылар арасында бердәмлек, татулык һәм мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү; укучыларда патриотик хис тәрбияләү; үз – үзеңне саклау кагыйдәләрен һәм якыннарыңның куркынычсызлыгын кайгыртырга өйрәтү.

         Соңгы 20 елда илебезнең төрле төбәкләрендә, төрле почмакларында, төрле авырлыкларда террористлар тарафыннан һөҗүм итүләр булып тора. Шуның иң куркынычы һәм иң фаҗигасе Беслан шәһәрендәгеседер мөгаен. 2004 елның 1 сентябре бу шәһәрдә яшәүчеләр өчен кайгы көне булып тарихка кереп калды. Бу көнне 1100 кеше террористлар тарафыннан җәбер алдылар.

         2 сентябрь көнне уздырылган “Терроризм – кешеклекнең иң куркыныч дошманы” дигән исемдә узган күргәзмә – диалогта безнең урта мәктәп укучылары катнашты. Бу очрашуда без укучыларга экстремизм һәм терроризмның ни дәрәҗәдә кешелеккә йогынты ясавы турында әңгәмә кордык. Укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәттек. Урамда һәм өйдә ялгыз булганда нинди кагыйдәләргә таянырга кирәклеген ачыкладык. Ситуацияләр анализладык. Без анализлаган бу ситуацияләр нинди нормаларны боза шулар турында сөйләштек.

         Китапханәдә “Мир против террора”  дип исемләнгән күргзмә эшли. Бу айлык кысаларында без терроризмга һәм экстримизмга каршы материаллар белән аны тулыландырдык. Очрашу барышында укучыларны да аның белән якыннан таныштырдык.