“Юбилеең белән туган җирем”

            29 август көнне без, ТАССРның 100 еллыгы һәм Республика көне уңаеннан “Юбилеең белән туган җирем” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырдык.

           Кичә барышында тамашачыларны туган җиребезнең  данлы үткәне, матур бүгенгесе белән таныштырдык. Үзешчәннәребезнең һәм  авылыбыз кунакларының матур җырлары, “Ләйсән” бию төркеменә йөргән балаларның дәртле биюләре тамашачыларга чын бәйрәм бүләге булды.