“Милләтемнең бөек әдибе, Мәңге йөрәкләрдә сакланыр”

        Татар халкының бөек улы, чын мәгънәсендә үз иленең патриоты булган, рәхимсез үлем вакытсыз безнең арадан алып киткән язучы, драматург, публицист, дәүләт эшлеклесе булган Туфан ага Миңнуллинның 25 август көнне туган көне. Аңа быел 85 яшь тулган булыр иде.

         Шул уңайдан без, 21 нчы август көнне Яңа Ашыт авыл халкы белән, әдәби мәйдан кысаларында Туфан ага Миңнуллинны искә алдык. Бу кичә барлык төр укучылар өчен булды. Кичә барышында без Туфан аганың тормыш юлын һәм иҗатын кабат искә төшердек. Язучының кайбер кечкенә форматта язылган хикәяләрен укыдык. 

         Әдәби мәйдан Яңа Кенәр авылы  үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт белән үрелеп барылды. Кичә бик күңелле һәм үзенчәлекле узды. Катнашкан авыл халкы канәгать калдылар.