"Россия флагы - дәүләтләр маягы"

              Һәр ел саен 22 август - Россия Дәүләт флагы көне дип билгеләп үтелә. Әлеге көн бер яктан истәлекле булса, икенче яктан ватандашларыбыз алдында горурлык хисләре уята. Без, китапханәчеләр, бу датаны ел саен зурлап искә алабыз, китап укучыларыбыз белән төрле чаралар уздырабыз.  21 август көнне китап укучы яшүсмерләр белән “Россия флагы – дәүләтләр маягы” дип исемләнгән белешмәлек сәгате уздырдык. Белешмәлек сәгатендә үсеп килүче яшь буынны Россия символикаларының тарихы белән таныштырдык. Россия флагындагы төсләрнең ни аңлатканын өйрәндек. Дәүләт символикалары буенча уздырылган мини – викторина аеруча истә калырлык булды.