“Бөек Тукай Ватаны, син, Арча”

        18 нче август көнне авылыбызда чираттагы урам концерты узды. Бу кичәбез Пионер урамында яшәүчеләр өчен уздырылды. Без, китапханәчеләр, авылдашларыбызны татар язучылары иҗаты белән таныштыруны дәвам итеп, районыбызның 90 еллык юбилее уңаеннан оештырылган “Бөек Тукай Ватаны син, Арча” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык. Районыбызның данлы үткәне, матур бүгенгесе белән  авылдашларыбызны таныштырдык. Районыбызга багышлап язылган матур шигырьләрне  укыдык.