"Тылсымлы каләм иясе"

5 август көнне  Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле язучы,драматург,Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мәдинә Маликованың 85 яшьлек юбилее.Шушы уңайдан без китапханәчеләр,Тукай урамында яшәүчеләр белән берлектә әдәби мәйданга җыелдык.

         Аның исемен ишеткәч, кайберәүләр, Аяз Гыйләҗевкә ияреп, зыялы язучы дияр. Кайберләре исә батыр дип тә өстәр. Ипле генә икәнен дә искәртеп куярлар.

         Ә менә хатын-кызлар арасында гына түгел, ир-ат каләм ияләренең дә борынына чиертеп иң күп роман иҗат иткән, детектив жанрда оста язган, китап кадере хакында иң күп уйланып, шул хакта матбугатта публицистик язмалар белән чыккан язучы Мәдинә Маликова иҗатын яктырту бүгенге кичәнең төп максаты. Иҗат эшчәнлеген журналистикадан  башлап, җиде роман, күп кенә хикәя, повестьлар иҗат итә ул.

         Бүгенге әдәби мәйданда “Тылсымлы каләм иясе”дип исемләнгән  китап кургәзмәсе язучының әсәрләре белән якыннан танышырга мөмкинлек бирде. Язучының әсәрләреннән өзекләр укылды.