"Туган җир кешесе"

30 июль  көнне без ярты гасырга якын үзенең туган җирендә игелекле, олы хезмәте белән халык ихтирамын казанган, “Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исемен лаеклы рәвештә йөрткән, авылдашыбыз  Рифат Барый улы Габидуллинның 80 яшьлек, матур юбилеен билгеләп үттек.

Юбилярны авлылдашлары, бергә гомер итеп, бергә эшләгән хезмәттәшләре, авыл җирлеге башлыгы Фәхретдинов Р.Ә., ветераннар советы рәисе Сабиров Г.Г. ихлас теләкләрен җиткереп, котладылар. Ә үзешчәннәребез үзләренең матур җырларын, дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Күптән түгел генә Рифат абыйның “Бер капчык арыш” дип аталган китабы дөнья күргән иде, китапханә мөдире Лилия Фәйзрахманова китаптан өзекләр укыды. Юбилей кичәсенең сценариесын язды һәм кичәне алып барды китапханәче Нәбиева Гөлшат.