Туган як һәм гүзәллек җырчысы

                “Ямьле безнең Кенәр буйлары” дип исемләнгән авыл кичендә якташ язучыларыбызның иҗатлары белән таныштыруны дәвам итәбез. Чираттагы язучы халкыбызның яраткан язучысы Гомәр Бәширов. Гомәр Бәшировның иҗаты белән без мәктәп программаларында ук таныша башлыйбыз. Сугыш вакытында алны – ялны белми иген игеп, Бөек Җиңүгә үзләреннән зур өлеш керткән колхозчы хатыннарга дан җырлаган әсәре “Намус” романы, халкыбызның гореф – гадәтләрен үз авыл кешеләренә бәйләп сүрәтләгән әсәре “Туган ягым – яшел бишек” повесте, табигатебезне саклау проблемасын күтәреп иҗат иткән әсәре “Җидегән чишмә” повесты- болар барысы да татар халкын гомер буена озатып килә. Бу әсәрләрне укып без туган җиребезнең, аның тырыш халкының ни дәрәҗәдә олпат икәненә тагын бер кабат инанабыз.

         Кенәр кичләрендә кыскача гына язучының тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясалды. “Намус” романныннан өзек укылды.