“Якты затның олы иҗаты”

          Сентябрь аенда без, прозаик, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Гариф Ахуновның 95 еллык юбилеен каршы алабыз. Якташыбыз, халык язучысы Гариф ага Ахунов 1925 елның 18 сентябрендә Арча районы Өчиле авылында крестьян гаиләсендә туа. Әтисе Ахунҗан абызй беренче совет активисты була. Колхозлар оештырганда башлап йөрүчеләр рәтендә була. 1931 елда кулаклар тарафыннан үтерелә. Әтисез калган дүрт баланы әниләре карап үстерә.

         Гариф Ахунов үзенең иҗаты белән таныла һәм абруй казана. Ярты гасырлык иҗат дәверендә ул кырыктан артык китап бастыра. “Галәм сорау бирә” хикәясеннән башланган иҗат “Идел кызы” дилогиясе белән тәмамлана.

         “Якты затның олы иҗаты” дигән исем белән узган сәяхәттә без, язучының тормыш юлы һәм аның иҗаты белән якыннан таныштык. Аның иҗатына зур бәя биргән “Хәзинә”, “Идел кызы” романнарыннан өзекләр укыдык.