Сугыш урлаган балачак.

              Сугыш чоры балалары. Балачаклары дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән буынны без бүген әнә шулай атыйбыз. Сугыш кемнәрне генә сынамады да, кемнәрне генә кара кайгыга салмады. Бу канкойгыч еллар аеруча яшь буын язмышына нык тәэсир итте. Сугыш чоры балалары – канкойгыч вакыйгаларның тере шаһитлары. Аларның балачагы сугыш ялкыны белән өтелә, нарасый чаклары олы кеше дә күтәрә алмаслык кайгы – хәсрәттә үтә. Ачлык, ялангачлык, әтиләре фронтта, әниләре баш күтәрми эшли, нинди – уйлар – кичерешләр белән яшәгәннәр алар, кайдан шундый көч, тырышлык алдылар икән. Аларның хәтер сандыгында сакланган хатирәләре – бүгенге буын өчен әйтеп бетергесез зур хәзинә. Кызганыч, аларның да сафы инде елдан – ел сирәгәя бара, үткән тарихыбызның ядкәрләре кими.

         Аларның кечкенә генә җилкәләре аша узган тормыш авырлыкларын киләчәк буын да белеп үссен дигән максат белән без китапханәдә “Сугыш урлаган балачак” дигән исемдә китап күргәзмәсе төзеп, китап укучыларыбызга тәкъдим иттек. Күргәзмәдәге китапларда сугыш чорындагы балаларның, яшүсмерләрнең авыр тормышы чагылдырыла.