Гөлләрем, гөлкәйләрем.

            Китапханәгә бик күп матур журналлар килә. Ә “Пенсионер дачник” журналы шулар арасына әле яңа гына килеп керде. Китапханәгә бер генә ел килүенә карамастан, китап укучылар арасында игътибар һәм мәхәббәт яулап өлгерде инде ул. Чөнки бу журнал яңа гына бакча үстерү белән шөгыльләнә башлаучылардан алып, инде күп еллар бакчачылык белән шөгыльләнүчеләр өчен дә шпаргалка булып тора. Авылыбызда бакча үстерергә, яңа төрле гөлләр үстереп сынаучылар бик күп. Ә менә без шулар арасыннан, бәйгедә катнаштыру өчен, үзенчәлекле бакча гөлләре үстерү белән дан казанган Дания апа Шадалиеваның бакчасын сайладык. Чөнки Дания апа бу журнал белән инде күптәннән таныш, шушы журнал битләрендә чыккан бик күп киңәшләрне файдалана, яңа төрле сортлар сатып алганда да журнал аркылы яздырып ала икән. Шуңа күрә дә Дания апаның бакчасында гади тюльпаннан алып, бик сирәк кешеләрдә генә үсә торган экзотик гөлләргә кадәр бар. Без Дания апаның гөлләрен генә видеога төшердек, әле аның үстергән яшелчә, җиләк – җимеш бакчасын күрсәң, исең китәрлек... Үзенә аерым бер көн кирәк. Авыл халкы белмәгән әллә ниләр үстерә алар ире Адил абый белән. Шадалиевларның чәчәк бакчалары буенча төшерелгән видео Яңа Кенәр авыл китапханәсенең инстаграм битендә  (Instagram novokinerskaiasel (Новокинерская сельская библиотека)) урын алды.