Наркотикларга каршы бергәләп көрәшик.

             Ел саен июнь аенда наркотикларга каршы көрәш айлыгы уздырыла. “Яшәү яме сәламәтлектә” дип исемләнгән күргәзмә – кисәтү: яшьләр арасында начар гадәтләрне булдырмау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан тәкъдим ителде. Күргәзмәдә урын алган китапларда начар гадәтләрдән читтә торырга, начар компонияләргә эләккән яшүсмерләргә киңәшләр тупланган.