“Хәтер атлый гүя ил буйлап”

         Җирдә иге – чиге булмаган хәтер бар. Бу көн сугыш кырларында һәлак булганнарны, фашист концлагерьларында газап чиккәннәрне, тылда ачлыктан һәм чарасызлыктан вафат булганнарны искә төшерә. 1996 елда 22 июнь рәсми рәвештә Хәтер һәм кайгы көне булып игълан ителде. Бу көнне безнең китапханә  дә искә алып уза. Китапханәдә “Вставай страна, огромная...” дигән исемдә китап күргәзмәсе төзеп, китап укучыларга тәкъдим иттек. Китап күргәзмәсендә Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә дошманнар чолганышында калып, зур батырлыклар күрсәткән Брест крепосте турындагы китаплар урын алды. Шулай ук, партизаннар хәрәкәтен чагылдырган китапларны да китап укучларыбыз зур кызыксыну белән кабул иттеләр.

         Бөек Ватан сугышы елларында матур әдәбият совет кешеләренең иң матур һәм күркәм сыфатларын, батырлыгын, какшамас характерын сурәтләде. Дөньяны фашист илбасарларыннан чистарту өчен сугышучы совет солдаты әдәбиятның үзәк героена әверелде.