“Арчаларда туып буламыни, иҗат итми торган җан белән”

            “Каурый каләм” әдәби – иҗат берләшмәсе  2010 елдан район үзәк китапханәсе каршында эшли. Бүген берләшмәгә 30 га якын  һәвәскәр йөри. Иң өлкәненә 90 яшь булса, иң яшенә 21 яшь. Араларында рус һәм татар телендә шигырьләр, проза әсәрләре, пьесалар иҗат итүчеләр дә бар. Күбесенең әсәрләре тупланган китаплары дөнья күрде. “Каурый каләм”леләр төрле темаларга иҗат итәләр. Шигырьләрендә туган якка чиксез мәхәббәт, яшәү мәгънәсе турында уйланулар, сугыштан соңгы авыр, михнәтле тормыш, кабатланмас балачак истәлекләре, һәм әлбәттә, сөю, мәхәббәт кичерешләре дә чагылыш таба.

         Без, китапханәчеләр,  иҗат итүчеләрнең һәр яңа китабын көтеп алабыз һәм  уку залында тәкъдир итү кичәләрен матур итеп уздырабыз. Районыбыз оешуга 90 ел тулу уңаеннан үзебезнең инстаграмдагы виртуаль дусларыбызга  “каурый каләм”леләрнең иҗатын тәкъдим иттек. Әлбәттә кыска вакыт эчендә генә аларның барысының да иҗатын ачып бирү мөмкин түгел. Шуңа карамастан берничә һәвәскәр шагыйрьнең шигырьләре белән якыннан таныштык.